ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертү өчен кандидатны билгеләделәр

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кандидатны билгеләү буенча комиссия утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.

Комиссия составында министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева, шулай ук Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре бар иде.

Фикер алышу йомгаклары буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан ТР Электрон мактау тактасына кертү өчен кандидат итеп дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәровны билгеләү турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Электрон мактау электрон тактасы – Татарстан Республикасының Рәсми порталындагы махсус мәгълүмат бүлеге, анда һөнәри хезмәт эшчәнлегендә иң яхшылар дип танылган һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш керткән дәүләт граждан хезмәткәрләре турында мәгълүмат урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International