Әлмәт районының Урман Кәләй урта мәктәбендә татар халкының күренекле улы, Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чара узды.
Әдәби кичәне география укытучысы Марина Грачева җитәкчелегендәге «Урман чишмәсе» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр оештырды. Чарага төрле сыйныф укучылары, педагоглар һәм чакырылган кунаклар җыелды.
Кичә барышында катнашучылар Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗади мирасы белән таныштылар.
Укучыларның «Моабит дәфтәрләре»ннән шигырьләрне һәм Муса Җәлилнең башка әсәрләрен тирән хисләр белән яттан укулары аеруча дулкынландыргыч вакыйга булды. Яшь укучылар шагыйрьнең рухи көчен, туган илгә булган мәхәббәтен һәм сыгылмас ихтыярын тапшырдылар.