Татарстан – «Яшел зачет» Бөтенроссия конкурсында иң актив катнашучыларның берсе

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Экологик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләү өчен «Яшел зачет» Бөтенроссия конкурсының онлайн-этабы тәмамланды. Ул бөтен илдән 72 меңнән артык мәктәп укучысын һәм студентны берләштерде. Катнашучылар ай дәвамында сынау һәм иҗади биремнәрне дистанцион форматта хәл иттеләр.

Конкурс бик көчле булды: финалга бары тик 1121 конкурсант үтте, алар арасында Татарстан балалары да бар иде. 26 февральдә үк алар җиңү юлында көрәшү өчен Мәскәүгә юл тотачак.

Өч сәгать эчендә укучыларга һәм студентларга төрле темаларга олимпиада биремнәрен үтәргә туры киләчәк, алар арасында география, экология һәм туризм бар. Башкарылган эшләрне фәнни җәмәгатьчелекнең әйдәп баручы вәкилләре тикшерәчәк.

«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла торган «Яшел зачет» конкурсы табигатьне саклау өлкәсендәге белемнәрне күрсәтеп кенә калмыйча, илнең әйдәп баручы югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеген дә бирә – җиңүчеләр укырга кергәндә өстәмә баллар алачак. Барлык катнашучылар да призлар һәм сертификатлар белән бүләкләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, конкурсның төп бурычлары – экология тематикасын популярлаштыру һәм яшьләр арасында әйләнә-тирә мохиткә һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксыну дәрәҗәсен үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International