«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ делегациясе тәҗрибә уртаклашу һәм «Профессионаллар» чемпионатының «Урман таксациясе» компетенциясе буенча төбәк этабында катнашу максатында «Уфа урман-техник техникумы» ДБҺБУ булдылар.
Татарстан делегациясе өчен бай программа оештырылган иде. Лубян урман-техник көллияте укытучылары һәм студентлары музейны, уку кабинетларын, остаханәләрне һәм лабораторияләрне, коворкинг-үзәкне, шулай ук уникаль лимонарийны карадылар, анда тропик һәм субтропик үсемлекләрнең бай коллекциясе белән таныштылар.
Һөнәри диалог барышында педагоглар урман белгечләрен әзерләүнең актуаль мәсьәләләре, белем бирү программаларын үстерү перспективалары, иң яхшы практикалар һәм методик эшләнмәләр турында фикер алыштылар.
Визит кысаларында Лубян урман-техник көллияте студенты Искәндәр Моратов конкурстан тыш ярышларда катнашты.
«Таныш булмаган мәйданчыкта чыгыш ясау тәҗрибәсе һөнәри ярышларда катнашуның төрле шартларына яраклашу өчен бәяләп бетергесез», – дип билгеләде Искәндәр Моратов.