Өлкән яшьтәге МАХ кулланучылары ташламаларны милли мессенджер аша раслый алачак

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

МАХтан QR-кодны сканерлап, кәгазь документларны күрсәтмичә генә пенсионер статусын расларга мөмкин. Чишелеш социаль ташламалар алуны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк: мәсәлән, кибетләрдә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассаларында товарлар сатып алганда.

МАХ ярдәмендә ташламаларны раслау мөмкинлеген керткән беренче ритейлер X5 компаниясе булды. Технологияне куллану буенча сынау тәҗрибәсе Мәскәүдә «Перекресток» һәм «Пятерочка» кибетләрендә уңышлы узган. Март башында МАХ ярдәмендә пенсионерның ташламасын Х5 компаниясенең барлык кибетләрендә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассаларында расларга мөмкин булачак.

Мессенджер ярдәмендә социаль ташлама алу өчен:

- үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассасында товарларны сканерларга һәм түләүгә күчәргә;
- экранда «Пенсионерларга ташламалар һәм башкалар» өлешен сайларга;
- «Пенсионерларга ташлама»ны сайларга;
 - МАХ профилендә цифрлы ID бүлеген ачарга һәм «ID күрсәтергә» опциясен сайларга;
 - кушымтадан QR-кодны экранга якын китерергә һәм сатып алу өчен түләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International