Татарстан Бөтенроссия «Бумбатл»ының топ-5 лидер төбәге исемлегенә керде: кышкы сезон нәтиҗәләре

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла торган «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясендә катнашучы 89 төбәк арасында бишенче урынны алды.

1 декабрьдә башланган кышкы сезонда республика халкы 120 тоннага якын (119 972 кг) макулатура җыйган. Акциядә бөтен ил буенча 2,4 млн. артык кеше катнашкан, ә җыелган макулатураның гомуми авырлыгы 68 675 тонна тәшкил итә.

«БумБатл» акциясе «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте эгидасында ил президенты инициативасы белән оештырылган «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Бу проект күптән инде гади кәгазь җыю кысаларыннан чыкты: ул төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен әйләнә-тирә мохит турында кайгырту идеясе белән берләштерүче масштаблы хәрәкәт.

«БумБатл» үзендә экологик файда һәм ярыш рухын берләштерә. Катнашучылар команда яисә индивидуаль зачетта беренчелек өчен көрәшергә, шулай ук үз төбәгенең экологик рейтингына өлеш кертергә мөмкин. 2025 елдан башлап, акция ел әйләнәсе уздырыла башлады, бу һәркемгә, сезонга карамастан, табигатьне саклауга үз өлешен кертергә мөмкинлек бирә.

Татарстанда макулатура җыю балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, көллиятләрдә, югары уку йортларында, катнашучы компанияләр офисларында һәм дәүләт учреждениеләрендә оештырылган. Акциягә кушылырга һәм якындагы кабул итү пунктын «БумБатл» рәсми сайтындагы интерактив карта ярдәмендә табарга мөмкин.

Алда яңа сезоннар: шәхси һәм гаилә зачетларында арадаш нәтиҗәләр яз, җәй, көз һәм кыш айларында ясалачак. Команда һәм төбәк зачетының ахыргы нәтиҗәләре 2026 елның мартында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International