Татарстан Республикасында 2026 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде, ул Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты һәм «Авиалесохрана» ФБУ белән килештерелде. Хәзерге вакытта документ Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына карау өчен җибәрелде.
Урман янгыннары станцияләрендә урман янгыннары техникасын, янгынга каршы җайланмаларны әзерләү тулы куәтенә бара, инвентарь, запас частьләр сатып алына, ягулык-майлау материаллары запасы булдырыла. Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында актив агитация-аңлату эшләре дә башланды.
Быел «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы. Урман янгыннарын сүндергәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» программасы буенча укулар узачак белгечләр дә билгеләнде. Махсус әзерлекне барлыгы 423 кеше узар дип көтелә.