Рослесхозда урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча Федераль штаб утырышы узды

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников рәислегендә урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча Федераль штаб утырышы узды.

Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Утырышны ачып, Иван Советников 2025 елның янгын куркынычы сезонының штат режимында узуын билгеләп үтте: янгыннарны сүндерү һәм зыянны киметү буенча төп күрсәткечләр үтәлгән.

«Әмма бу үз-үзеңне тынычландыру өчен сәбәп түгел, – дип ассызыклады ул. – Якындагы чорга төп бурыч – 2026 елның янгын куркынычы сезонына комплекслы әзерлек».

Киңәшмә барышында Россия Федерациясе субъектлары территориясендә алдагы көннәргә һава торышына фараз, шулай ук утның башка категориядәге җирләрдән урман фонды җирләренә күчүен булдырмау өчен регионнар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар һәм узган елда чыккан зыянны түләтү һәм урман янгыннары өчен затларны җаваплылыкка тарту буенча эш нәтиҗәләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International