Урманнардан гидротехник корылмалар өчен файдалануга кагылышлы республика законына үзгәрешләр кертелде

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген парламентның утырышлар залында Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышы узды. Көн тәртибенә барлыгы 28 мәсьәлә кертелде, шул исәптән 11 Татарстан Республикасы законы проекты һәм 5 федераль закон проекты.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Аерым алганда, депутатлар «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» ТР Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан республика законын кабул иттеләр.

Закон проектын ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тәкъдим итте.

Әйтик, федераль законнар нигезендә, 2026 елның 1 мартыннан гидротехник корылмалар өчен урманнардан файдалануга кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керә. Урман кишәрлекләре юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга биреләчәк. Элек әлеге норма физик затларга кагыла иде. Шулай ук, әгәр объектларны территориаль планлаштыру документларында федераль, региональ яки җирле әһәмияттәге объектлар буларак урнаштыру каралган булса, урманнардан бу максатларда файдалану мөмкин булачак. Элек территориаль планлаштыру документлары таләп ителмәгән иде.

«Әлеге закон проекты «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында»гы законны федераль законнар таләпләренә туры китерүгә юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. ­

Депутатлар документны икенче һәм өченче укылышта хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International