«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Владимир өлкәсенең һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабында «Урман эше остасы» компетенциясе буенча ярышларда конкурстан тыш катнаштылар. Ярышлар «Муромцево урман-техник техникумы» ДБҺБУ базасында узды.
Конкурсантлар җиһазлар белән эшләү, пычкыны эшкә әзерләү, агач аудару, бүрәнәләрне катнаш кисү, ботакларны төгәл кисү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ярышлар программасына шулай ук урман товарларын өйрәнү, урман хуҗалыгында пилотсыз очу аппаратларын куллану һәм зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча биремнәр кертелгән иде.
«Бу чара чемпионат финалына максатчан әзерләнүнең мөһим этабы булды, – дип сөйләде Лубян урман-техник көллияте директоры урынбасары Илдар Галиев. – Безнең студентлар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр».
Исегезгә төшерәбез, һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган һәм «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.