Татарстан Республикасында юниорларның «Подрост» россиякүләм урман конкурсының федераль этабында катнашучыларны билгеләделәр

2026 елның 20 феврале, җомга

Татарстан Республикасында юниорларның «Подрост» россиякүләм урман конкурсының федераль этабында катнашучыларны билгеләделәр. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар, студентлар, шулай ук республиканың мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре (өстәмә белем бирү педагоглары, урман хуҗалыгы һәм табигатьне саклау оешмалары белгечләре) арасында үткәрелде.

Җиңүчеләр һәм призерлар 6 номинациядә билгеләнде. «Урман белеме һәм урманчылык» номинациясендә җиңүче булып Кәрим Таҗиев (Казанның 187 нче күппрофильле лицее) танылды, «Табигатьне саклау проект эшчәнлеге» номинациясендә – Әмир Хөснуллин (Тукай районының Шилнәбаш урта мәктәбе), «Урман үсемлекләре экологиясе» номинациясендә – Елизавета Артемьева (Казан шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 93 нче гимназиясе), «Урман хайваннары экологиясе» – Дилә Фәһмиева (Арча мрайонының Разъезд-Курса төп гомуми белем бирү мәктәбе), «Урман хуҗалыгы юнәлешендәге һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары укучыларының иң яхшы тәҗрибә-тикшеренү эше»  – Александр Нефедов (Лубян урман-техник көллияте), «Мәктәп урманчылыклары: укыту-методик комплекс һәм аның элементлары» – Лилия Зарифова (Саба районының сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты).

Җиңүчеләр юниорларның «Подрост» россиякүләм урман конкурсының читтән торып федераль этабында Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International