Үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең сирәк төрләре белән эш итүнең яңа тәртибе эшләнгән. 2026 елның 1 сентябреннән федераль һәм төбәклщрнеж кызыл китапларына кертелгән үсемлекләрне һәм гөмбәләрне җыюның һәм әйләнешенең яңартылган кагыйдәләре үз көченә керәчәк.
Хәзер сирәк төрләрне табигатьтән алу бары тик аерым очракларда һәм Росприроднадзор яки төбәк ведомстволары тарафыннан бирелгән рөхсәтләр нигезендә генә рөхсәт ителә. Рөхсәтне фәнни тикшеренүләр, питомникларда генофондны саклау, үсемлекләрне коткару яки гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен алырга мөмкин.
Төзелешләргә аерым таләпләр куела: әгәр дәүләт әһәмиятендәге объектны торгызу кызыл китап төрләре үскән урыннарга кагылса, төзүче саклау чараларын үткәрергә тиеш. Бу – үсемлекләрне куркынычсыз мохиткә күчереп утырту яки популяцияне яңадан торгызу өчен орлык җыю. Эш нәтиҗәләре катгый мониторингка дучар ителергә тиеш.
Әгәр дә сирәк очрый торган үсемлек яки гөмбә шәхси затларның җир кишәрлекләрендә табылса, аларны җир хуҗасы күчереп утыртырга тиеш түгел, әмма закон мондый нөсхәләрне сатуны яки өченче затларга тапшыруны тыя.
Яңартылган кагыйдәләр буенча Россия Кызыл китабына яки субъектларның кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм гөмбәләр әйләнеше Росприроднадзор рөхсәте нигезендә генә башкарыла ала. Әйләнеш бары тик аерым очракларда гына рөхсәт ителә: әйләнә-тирә мохитне саклау, генофондны саклау яки табигый яшәү тирәлегенә кайту өчен ясалма үрчетү өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр өчен.
Россия Табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте