Рослесхозда 2026 елда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2026 елда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен оештыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Утырыш Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов рәислегендә узды.

Чарада урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Алсу Антонова катнашты.

Киңәшмә барышында акция мәйданчыкларын сайлау, аларны сад-памяти.рф проектының интерактив картасына урнаштыру, үзәк чаралар үткәрү, катнашучыларны координацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

2026 елда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән җиденче мәртәбә узачак. Традиция буенча Россиядә һәм чит илләрдә оештыручылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 млн. кеше истәлегенә 27 млн. агач утыртырга планлаштыралар. Быел МХО бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройлар хөрмәтенә истәлек аллеялары булдыруга аерым игътибар биреләчәк.

Старт чаралары 18 мартка планлаштырылган һәм бер үк вакытта РФнең берничә төбәгендә, шул исәптән Кырым һәм Севастополь Республикасында, шулай ук илнең башка көньяк субъектларында һәм чит илләрдә узачак.

Акцияне «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецлары истәлеге фонды, Россия Табигать министрлыгы һәм Рослесхоз ярдәмендә «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International