Республиканың Спас районында Болгар урманчылыгы һәм Болгар урман хуҗалыгының 2025 елгы эшенә йомгак ясалды

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Бүген Болгар шәһәре хакимият бинасында «Болгар урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Болгар урман хуҗалыгы» ТР ДБУ 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Спас муниципаль районы башлыгы Роман Исланов, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән җитәкче-урманчы Дмитрий Зарифуллин чыгыш ясады. Ул сөйләгәнчә, узган ел «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 16 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, 315 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнгән һәм 546 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

«Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 615 патрульлек һәм 87 профилактик чара үткәрелде», – дип билгеләп үтте Дмитрий Зарифуллин.

Шулай ук нотыклар белән урман хуҗалыгы директоры Хәйдәр Хәбибуллин һәм урман хуҗалыгының баш бухгалтеры, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Александр Быченок чыгыш ясады.

Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары белгечләргә урман культуралары кампаниясенә әзерлек, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау һ.б. белән бәйле йөкләмәләр бирде.

«Хәзер безнең төп бурыч – урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерләнү һәм республика урманнарын нәтиҗәле саклау», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International