«Бәллүр компас» илкүләм премиясенә конкурска гаризалар кабул итү тәмамланып килә

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

«Бәллүр компас» илкүләм премиясенә конкурска гаризалар кабул итү тәмамланып килә.

«Бәллүр компас» илкүләм премиясе – география, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә заманның күренекле казанышлары өчен бирелә торган бүләк, ул планетабызның киләчәген саклауга юнәлдерелгән иң яхшы казанышларны һәм гамәли проектларны табарга һәм аларга ярдәм итәргә тиеш.

Катнашуга иҗтимагый оешмалар, география җәмгыятьләре, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре, иҗат берлекләре, төрле өлкәдәге предприятиеләр, шулай ук бәйсез инициатив төркемнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла.

Җиңүчеләр «Фәнни казаныш», «Агарту», «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект», «Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты», «Сәяхәт һәм экспедиция», «Иң яхшы ММЧ проекты, медиапроект», «Басма», «Фотоэш», «Гражданлык позициясе», «Иң яхшы төбәк проекты» һәм «Иҗтимагый танылу» дигән номинацияләрдә билгеләнәчәк.

Катнашуга гаризаны 2026 елның 15 мартына кадәр рәсми сайтта бирергә мөмкин: https://rus-compass.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International