Татарстанда 2026 елда урман тармагының 70тән артык белгече квалификациясен күтәрәчәк

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

2026 елда Татарстанның 70тән артык урман тармагы белгече квалификация күтәрү курсларын узачак. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова сөйләде.

Укулар «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты» ӨҺБ ФАУ, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе кебек уку йортлары базасында оештырылачак.

«Системалы рәвештә белгечләребезнең квалификациясен күтәрү – стратегик бурыч. Хәзерге заман урман хуҗалыгы белемнәрне даими яңартуны таләп итә, – диде Эльвира Зыятдинова. – Укыту программаларына урманнарны яңадан торгызу, саклау һәм яклау, шулай ук тармакка цифрлы технологияләр кертү мәсьәләләре буенча теоретик һәм практик дәресләр кертеләчәк. Курсларны республика министрлыгында, урманчылыкларында һәм урман хуҗалыкларында эшләүче хезмәткәрләр узачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International