Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Фәнил Әхмәдуллин КДАУ лекция укыды

2026 елның 27 феврале, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Фәнил Әхмәдуллин «Урман фонды җирләрендә умарталык оештыру. Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча умартачыларның квалификациясен күтәрү курсларында катнашучылар алдында лекция белән чыгыш ясады. Әлеге курслар «Казан дәүләт аграр университеты» ЮББ ФДБМУ базасында уза.

Лекция барышында белгеч тыңлаучыларга урманнардан авыл хуҗалыгы алып бару өчен файдалану кагыйдәләре, урман кишәрлекләреннән шулай файдаланучы затларның хокуклары һәм бурычлары, урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләрен төзү үзенчәлекләре, түләүсез файдалану хокуклары, шулай ук урманнардан файдалану турында хисап бирү тәртибе турында сөйләде.

«Эшчәнлекне урман законнарына туры китереп алып бару мөһим, – дип ассызыклады Фәнил Әхмәдуллин. – Гомумән алганда, бүгенге көнгә умартачылар белән аренда һәм түләүсез файдалану буенча 419 килешү төзелгән».

Квалификация күтәрү курслары 2026 елның 6 мартына кадәр дәвам итәчәк һәм умартачылыкның заманча технологияләре буенча теоретик һәм практик дәресләрнең комплекслы программасын үз эченә ала. Укуларда Татарстанның төрле муниципаль районнарыннан 50дән артык кеше катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International