Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль районнарында булды

2026 елның 27 феврале, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль районнарында булды. Максат – башкарылган тармак эшләренең нәтиҗәсе һәм 2026 елның янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәләр үткәрү.

«Әгерҗе урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Әгерҗе урман хуҗалыгы» ТР ДБУ коллективлары катнашында җыелыш Әгерҗе шәһәре хакимият бинасында узды. Анда муниципаль район башлыгы Ленар Нургаянов катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов чыгыш ясады. Ул узган ел федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 1 меңнән артык патрульлек һәм 128 профилактик чара үткәрелүе турында сөйләде.

«Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында гомуми озынлыгы 100 километр булган янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар булдыру, 20 километр озынлыкта янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү буенча эшләр башкарылды», – дип хәбәр итте Владимир Ишморатов.

Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә урман торгызу эшләрен, санитария-савыктыру чараларын уздыру һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча берничә йөкләмә бирде.

Менделеевск шәһәре хакимият бинасында урман культуралары кампаниясенә һәм янгын куркынычы чорына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Роберт Искәндәров катнашты.

Утырыш барышында «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, урманнарны торгызу эшләрен, урманнарны янгынга каршы кору буенча чаралар комплексын үткәрү һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча халык арасында системалы аңлату эшләрен алып бару мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International