Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында булды.
Тәтеш районында министр 2025 елда «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә үткәрде. Тәтеш шәһәре хакимият бинасында узган утырышта муниципаль район башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашты.
Чарада төп нотык белән җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, урманнарны саклау, «Хәтер бакчасы», «Татарстанның чиста урманнары», «Урманны саклыйк» табигать саклау акцияләрен оештыру турында сөйләде.
«2026 елда «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 51 гектар мәйданда урман торгызу эшләрен башкару планлаштырыла, – дип хәбәр итте Ранил Рәхмәтуллин. – Шулай ук 490 килограмм урман үсемлекләре орлыгы әзерләү һәм 650 мең данә стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла».
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә фидакарь хезмәтләре һәм үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.
«Алдагы чорга төп бурычларның берсе – урманнарда янгын куркынычы сезонына сыйфатлы әзерлек, – диде Равил Кузюров. – Кар капламы эреп беткән көннән урман янәшәсендәге кишәрлекләрне коры үләннән чистарту яки урманны янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аеру кирәклеге турында халык арасында аңлату эшен дәвам итәргә кирәк».
Кама Тамагы районында министр урман культуралары кампаниясенә һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча утырыш үткәрде. Утырыш Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Наил Вазыхов катнашты.
Катнашучылар «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру, урман торгызу эшләрен башкару һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.