ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышларында катнашты

2026 елның 28 феврале, шимбә

Бүген 2026 ел Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы старт алды. Катнашучылар өчен беренче сынау Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы базасында узган чаңгы ярышлары булды.

Ярышларда Фәнил Әхмәдуллин, Илназ Хөсәенов, Лилия Колючева һәм Екатерина Румшевичтан торган ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты. Командага теләктәшлек белдерү өчен Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева килде. 

«Миңа чаңгы спорты ошый, ул – сәламәтлекне һәм команда рухын ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек, – дип билгеләп үтте Екатерина Румшевич. – Тулаем алганда, спорт белән даими шөгыльләнү эшкә сәләтлелекне һәм уңай кәефне сакларга ярдәм итә».

Спартакиада ел ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм спортның төрле төрләре буенча ярышларны үз эченә алачак. Киләсе этап – шахмат буенча турнир – март аена планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International