Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2026 елның 2 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
Шушы чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләренә 3,9 мең патрульлек, 632 контроль-күзәтчелек һәм профилактика чаралары үткәрелгән.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров сүзләренә караганда, халык арасында урман законнары таләпләрен үтәү зарурлыгы турында мәгълүмати эш төп өстенлекләрнең берсе булып кала. «Алдагы чорда урманнан файдаланучыларның барлык категорияләренә карата профилактик чаралар санын арттыру һәм контрольлек функцияләрен көчәйтү планлаштырыла», – дип билгеләп үтте ул.
Әлеге чараларны гамәлгә ашыру «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.