Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Чүпрәле һәм Буа муниципаль районнарына эш сәфәре кылды.
Чүпрәле районында ул 2026 елның янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Иске Чүпрәле авылындагы хакимият бинасында узган утырыш эшендә муниципаль район башлыгы Марат Гафаров катнашты.
Катнашучылар стандарт утырту материалын үстерү һәм урман культураларын утырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук урманнарны янгыннан саклау, урманнарны патрульләү һәм урман-янгын пропагандасын алып бару зарурлыгына да аерым игътибар бирелде.
Буа районында министр 2025 елда «Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Буа шәһәре хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Ранис Кәмәртдинов катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Илнар Гатауллин чыгыш ясады. Ул сөйләгәнчә, узган ел «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 25 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, 450 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнгән һәм 148,6 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.
«Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 1,7 меңнән артык патрульлек һәм 46 профилактик чара үткәрелде», – дип хәбәр итте Илнар Гатауллин.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләренә узган ел нәтиҗәле эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Статистика мәгълүматларына караганда, урман янгыннарының 90% артыгы кеше аркасында килеп чыга. Шуңа күрә халыкка урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләре турында хәбәр итү мөһим бурычларның берсе булып тора, - дип ассызыклады ул. – Шулай ук урманнарны торгызу эшләренә әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм».