3 март – Бөтендөнья кыргый табигать көне

2026 елның 3 марты, сишәмбе

3 мартта Бөтендөнья кыргый табигать көне билгеләп үтелә. Бу экологик бәйрәм рәсми рәвештә 2013 елда БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән гамәлгә куела. Аның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын фауна һәм флора күптөрлелегенә һәм матурлыгына юнәлтү, табигатьне саклау эшчәнлегенең әһәмияте турында мәгълүмат арттыру.

Бөтендөнья кыргый табигать көнендә кыргый табигатьне, югалып баручы аерым хайваннарны һәм үсемлекләрне яклауга багышланган форумнар, фотокүргәзмәләр, кинофестивальләр үткәрелә. Әдәби клубларда һәм мәгариф учреждениеләрендә лекцияләр һәм семинарлар, фәнни-популяр китаплар презентацияләре оештырыла.

Шулай ук бу көнне күп кешеләр ботаника бакчаларына, милли паркларга, тыюлыкларга һәм башка табигый территорияләргә барып, гаҗәеп һәм нәзберек кыргый табигать дөньясы белән якыннан таныша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International