«Арча урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып баралар. Соңгы атнада белгечләр Арча районының Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә, Лесхоз урта мәктәбендә һәм Балтач районының Кече Лызи урта мәктәбендә дәресләр үткәрделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Очрашуларда урманчылар укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләделәр. Урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына аерым игътибар бирелде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, урман тармагы профессионалларыннан тулы җаваплар алдылар.
Белгечләр шулай ук «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә уку шартларына, чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләренә һәм яшь белгечләргә ярдәм итүнең гамәлгә ашырыла торган чараларына да җентекләп тукталдылар.
«Мондый очрашулар талантлы яшьләрне урман тармагына җәлеп итәргә ярдәм итә, –дип сөйләде җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин. – Балаларга урман хуҗалыгының кызыклы, заманча өлкә булуын күрсәтү мөһим. Хәзерге урманчыга биология, экология, цифрлы технологияләр белеме кирәк».
Аның сүзләренә караганда, һөнәри юнәлеш бирү чаралары уку елы дәвамында дәвам итәчәк.