Әлмәт муниципаль районының Иске Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга мактау грамоталарын «Әлмәт урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре – урман культуралары инженеры Диана Әюпова һәм кишәрлек урманчысы вазыйфаларын башкаручы Әдип Шәңгәрәев тапшырды.
Экологик культура һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән конкурс мәктәп укучылары арасында зур кызыксыну уятты. Балалар ясаган җимлекләр мәктәп яны территориясендә һәм якындагы урман паркында эленәчәк.