Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау дәвам итә. Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Азнакай урманчылыгы һәм Азнакай урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашында шундый киңәшмә үткәрде. Утырыш Азнакай шәһәре хакимият бинасында узды.
Төп нотык белән җитәкче-урманчы Эдуард Чикуров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел Азнакай урманчылыгы территориясендә 183,5 га мәйданда – урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау – 634 га, урман культураларын тулыландыру – 201 гектарда, 0,6 гектарда базислы урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылган.
«Урманнарны яклау максатларында 44 гектарда урман патологиясе тикшерелде, шулай ук 23 гектарда санитария-савыктыру чаралары үткәрелде», – дип хәбәр итте Эдуард Чикуров.
Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау белән бәйле берничә йөкләмә бирде.
Бүген Илгизәр Зарипов шулай ук Әлмәт, Кәләй урманчылыклары, Әлмәт һәм Кәләй урман хуҗалыклары эшчәнлегенә йомгак ясау буенча шундый ук киңәшмәдә катнашты. Җыелыш Әлмәт шәһәре хакимият бинасында узды.
Ирешелгән нәтиҗәләр турында җитәкче-урманчылар Рөстәм Гатин һәм Дамир Миндрахманов сөйләде.
Рөстәм Гатин искәрткәнчә, Әлмәт урманчылыгы урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 49,9 мең га тәшкил итә.
Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда урманнарда 1,2 меңнән артык патрульлек һәм 88 профилактик чара үткәрелгән. Урманнардан файдалану, урманнарда санитария һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аеруча киң таралган хокук бозулар булып кала.
«Мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр белән актив эш алып барылды, – диде ул. – Безнең карамактагы берләшмәләр Иске Михайловка, Якты Күл, Миңлебай һәм Яңа Нәдер урта гомуми белем бирү мәктәпләре базасында эшлиләр».
Дамир Миндрахманов әйтүенчә, узган ел урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 20 км озынлыкта яңа янгынга каршы минераллаштырылган полосалар төзү, 18 км озынлыкта янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү эшләре башкарылган.
«Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк» һәм «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акцияләрен оештыруга аерым игътибар бирелде», – дип өстәде ул. – «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында Иске Ялан кишәрлеге урманчылыгының 86 нчы кварталы чистартылды. Чарада мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр катнашты».
Министрның беренче урынбасары ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең узган елгы эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Ул белгечләргә янгын куркынычы торышын мониторинглауга һәм халык арасында аңлату эшенә аерым игътибар бирергә кушты.