Бүген Казанда Иран Ислам Республикасының Генераль консуллыгы бинасы ишеге төбендә һәлак булган Иранның югары лидеры аятолла Али Хосейни Хаменеи истәлегенә чәчәк салу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева һәм мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев катнашты.
«Бу Иран халкы өчен зур югалту гына түгел, ә дөнья җәмәгатьчелегенең уянган вөҗданы өчен тирән яра да. Бәйсез ил лидерына һөҗүм итү һәм милли суверенитетны бозу халыкара хокукның төп принципларын бозу һәм глобаль тынычлык һәм куркынычсызлык өчен җитди куркыныч булып тора», – диде ИРИның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани.
Чәчәк салу тантанасы тәмамланганнан соң теләге булган һәркем кайгы уртаклашу сүзләрен махсус китапта калдыра алды.
Иранның югары җитәкчесе аятолла Али Хосейни Хаменеи аның резиденциясенә Америка-Израиль һөҗүме вакытында һәлак була. Иран ММЧ мәгълүматлары буенча, үлем вакытында югары лидер үз вазыйфаларын башкарган һәм үзенең эш кабинетында булган. Бу 28 февраль иртәсендә булды.