Тәтеш урманчылыгы белгечләре мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр үткәрделәр

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

«Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре Тәтеш районының Нармока, Урюм, Килдеш, Бидәңге һәм Кама Тамагы районының Олы Кариле мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман – безнең байлыгыбыз» темасына дәресләр үткәрделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Экологик агарту кысаларында белгечләр балаларга урманнарның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, урман профиле һөнәрләре турында сөйләделәр, урманнан тотрыклы файдалану принциплары белән таныштырдылар, шулай ук 1921 елдан Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының ничек үзгәрүе турында фильм күрсәттеләр.

«Мондый очрашулар яшьләрне профориентацияләү өчен зур әһәмияткә ия. Мәктәп укучыларының Татарстанның табигый ресурсларының кыйммәтен һәм аларны саклауда белгечләрнең ролен аңлавы мөһим», – дип билгеләп үтте «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 191 мәктәп урманчылыгы эшли, аларда 2,5 меңнән артык укучы шөгыльләнә. Аларның эшчәнлеге ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан координацияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International