«Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр кошлар өчен җимлекләр интернет-конкурсында катнашкан

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе районының Югары Тимерлек урта мәктәбенең «Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр кошлар өчен җимлекләр интернет-конкурсында катнашкан. Исегезгә төшерәбез, экологик инициативаны Россия Кошларны саклау берлеге оештыра.

Югары Тимерлек урта мәктәбенең «Каенкай» берләшмәсе җитәкчесе Илһамия Сафиуллина әйтүенчә, укучылар кыш буе даими рәвештә кошларны ашатканнар.

«Балалар җимлекләрне мәктәп территориясенә һәм үз йортлары янына элеп чыктылар, – диде Илһамия Сафиуллина. – Алар төрле материаллардан эшләнде, һәм һәрберсе сәнгать әсәре диярлек булды. Җимлекләрне ясаганда укучылар беренче чиратта канатлы дуслар өчен конструкцияләрнең уңайлылыгына йөз тоттылар. Конкурс берничә номинацияне үз эченә алды, аларның берсе укучылар ясаган җимлекләргә килүче кошларның фотосурәтләрен бирүне күздә тотты».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International