Равил Кузюров Төмән өлкәсе Губернаторы урынбасары Руфат Биктимеров белән очрашты

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Төмән өлкәсе Губернаторы урынбасары Руфат Биктимеров һәм Төмән өлкәсе Урман комплексы департаменты директоры Леонид Остроумов белән очрашты. Очрашу ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында узды, анда шулай ук министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Очрашу барышында Илгизәр Зарипов катнашучыларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы белән таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, урманнарның гомуми мәйданы 1 млн.609 мең га тәшкил итә, шул исәптән урман фонды җирләре – 1 млн. 225 мең га, урманнар – 17,4%.

«Урман комплексы белән идарә итү структурасы Министрлык һәм аның карамагындагы 64 учреждениедән тора. Алар арасында 31 урманчылык, 31 урман хуҗалыгы, Лубян урман-техник көллияте һәм Урман-янгын үзәге», – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов.

Министрның беренче урынбасары «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урман сагы һ.б. мәсьәләләргә җентекләп тукталды.

Кунакларда инновацион цифрлы чишелешләр презентациясе аеруча зур кызыксыну уятты. Татарстан белгечләре дистанцион зонд белешмәләре нигезендә урман фондының торышын мониторинглау һәм тикшереп тору сервисын һәм Татарстан Республикасы урман фонды җирләре турындагы цифрлы белешмәләр базасын күрсәттеләр.

Леонид Остроумов Төмән өлкәсендә урман хуҗалыгын алып бару үзенчәлекләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, өлкәнең урман фонды җирләренең мәйданы 11,4 млн.га тәшкил итә, урманлылык – 44,1%.

«Безнең структурада Урман комплексы департаменты, Төмән Урманнар идарәсе һәм Төмән урманнарны авиация һәм җир өсте саклау базасы бар, – дигән мәгълүмат бирде Леонид Остроумов. – Төбәктә 22 район урманчылыгы һәм 103 кишәрлек урманчылыгы бар».

Очрашуда катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, урман культуралары, урман хуҗалыгы һәм урман яклау эшләрен башкару мәсьәләләре, шулай ук урман законнарын бозуга каршы көрәш стратегияләре турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Татарстанга эш сәфәре кысаларында Леонид Остроумов Министрлыкның профильле бүлекләрендә, «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтендә, Министрлыкның Урман музеенда булды һәм «Зәңгәр күлләр» махсус саклана торган территорияне төзекләндерү белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International