Шәһәр яны урманчылыгы җитәкче-урманчысы урынбасары Рөстәм Дәүләтшин 84 нче урта мәктәптә экология дәресе үткәрде

2026 елның 6 марты, җомга

«Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Рөстәм Дәүләтшин Казан шәһәре Совет районының 84 нче урта мәктәбенең 9 «А» сыйныфы укучылары өчен экология дәресе үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Дәрес барышында белгеч мәктәп укучыларын Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының үзенчәлекләре белән таныштырды, төбәкнең урман ресурсларының байлыгы һәм төрлелеге, аларны саклау һәм үрчетү буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

«Урманнар – ул табигый байлык кына түгел, ә республиканың экологик калканы да. Аларны саклау – һәр кешенең бурычы», – дип ассызыклады Рөстәм Дәүләтшин.

Дәреснең шактый өлеше урман янгыннарын кисәтүгә багышланды. Балалар янгыннарның төрләре, аларның барлыкка килүенең иң киң таралган сәбәпләре һәм экосистема өчен һәлакәтле нәтиҗәләре турында белделәр.

Рөстәм Дәүләтшин урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аерым игътибар бирде. Мәктәп укучылары табигатьтә үзеңне ничек дөрес тотарга һәм янгын чыккан очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында гамәли киңәшләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International