Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Бөгелмә һәм Ютазы муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды.
Бөгелмә районында ул 2025 елда «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Бөгелмә шәһәре хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Дамир Фәттахов катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова чыгыш ясады. Ул узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны саклау, «Хәтер бакчасы», «Татарстанның чиста урманнары», «Урманны саклыйк» табигать саклау акцияләрен оештыру нәтиҗәләре турында сөйләде.
«Быел «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча 43 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак, – диде Гөлнара Мөхәммәтханова. – Шулай ук 405 килограмм урман үсемлекләре орлыгын әзерләү һәм 650 мең данә стандарт утырту материалын үстерү планлаштырыла».
Министр ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Агымдагы елның икенче кварталына төп бурычлар – урманнарны сыйфатлы торгызу һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү», - дип ассызыклады ул.
Ютазы районында Равил Кузюров Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды, анда биология буенча уку сыйныфының җиһазланышын, остаханә һәм үсемлекләр үстерү лабораториясен бәяләде.
Министр шулай ук Ютазы кишәрлеге урманчылыгы бинасында, Иске Урыссу авылындагы Хәтер скверында, теннис манежында һәм Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булды. Объектларда булганда аны муниципаль район башлыгы Аяз Шәфигуллин озата йөрде.
Шуннан соң Равил Кузюров 2026 елның янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Урыссу штп. администрациясе бинасында узган утырышта «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, урманнарны торгызу, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча халык арасында системалы аңлату эшләрен алып бару мәсьәләләре каралды.