«Арча урманчылыгы» ТР ДКУ урман торгызу буенча инженеры Алинә Йосыпова Арча муниципаль районының 5 нче Арча гимназиясенең «Яшел десант» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү дәресе үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Дәрес барышында ул укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, утырту материалын үстерү технологияләре, урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын җыю һәм урман культураларын утырту кагыйдәләре белән таныштырды.
«Урман – дөрес якын килүне һәм даими кайгыртуны таләп итә торган тулы бер экосистема, – дип билгеләп үтте Алинә Йосыпова. – Республикада ел саен меңнәрчә гектарда урман утыртмалары утыртыла. Бу бик зур эш. Мисал өчен, узган ел Татарстанда 5335 гектарда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылды».
Очрашуда эксперт шулай ук «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ уку шартлары, чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләре һәм яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләде.