Министр урынбасары Рәис Гомәров эш сәфәре белән Кукмара муниципаль районында булды

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш сәфәре белән Кукмара муниципаль районында булды.

Ул «Лубян урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ 2025 елдагы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Кукмара шәһәре хакимият бинасында узды.

Башкарылган эшләр турында хисап белән җитәкче-урманчы Ләйлә Конькова чыгыш ясады. Ул узган ел «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча 63 гектар мәйданда урман торгызу эшләренең башкарылуы һәм 1 млн. данә стандарт утырту материалының үстерелүе турында сөйләде.

«Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 489 патрульлек һәм 14 профилактик чара үткәрелде», – дип өстәде Ләйлә Конькова.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Рәис Гомәров белгечләргә урман культуралары кампаниясенә һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, урман хуҗалыгының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һ.б. белән бәйле йөкләмәләр бирде.

Аннары министр урынбасары «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ хезмәт коллективы белән очрашты. Очрашу Лубян авылындагы көллият китапханәсендә узды.

Доклад белән көллият директоры Рим Фәхразыев чыгыш ясады. Ул ирешелгән нәтиҗәләргә һәм көллият эшчәнлеге юнәлешләренә, шулай ук 2025-2026 уку елында уку процессын оештыру мәсьәләләренә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International