ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында алдагы язгы урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2026 елның язгы урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Утырыш эшендә урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмә барышында министрның беренче урынбасары быел Татарстан Республикасында 2550 гектар мәйданда урман торгызу эшләренең планлаштырылуы турында әйтте, шул исәптән «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында – 1200 гектар.

«Барлык эшләрне сыйфатлы итеп башкарырга һәм актларны Министрлыкка вакытында тапшырырга кирәк, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. – Быел шулай ук Арча, Алабуга, Кызыл Йолдыз, Кама, Мамадыш һәм Саба урманчылыкларында чыршы һәм наратның урман орлыклары плантацияләрен төзү планлаштырыла. Белгечләргә плюс агачларыннан сабаклар әзерләү һәм чәчкеннәрне прививкалау эшләрен башкарырга кирәк».

Моннан тыш, утырышта ылыслы токым орлыкларын әзерләү, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне урман фондына күчерү, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен үткәрү һәм Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 40 еллыгына истәлекле утыртмалар утырту эшен оештыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International