Татарстан Республикасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмаларының 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмәләр сериясе дәвам итә. Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында эшлекле очрашу үткәрде. Утырыш Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә хакимият бинасында узды, анда Аксубай муниципаль районы башлыгы Алмаз Минголов катнашты.
Төп мәгълүматлар белән җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин чыгыш ясады. Ул узган ел Аксубай урманчылыгы территориясендә 61 гектарда – урман торгызу, 209 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 66 гектарда – урман культураларын тулыландыру, 0,6 гектарда базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләренең башкарылуы турында сөйләде.
«Урманнарны саклау өчен 25 гектарда урман патологиясе тикшерелде һәм 10 гектарда ликвид булмаган агач җыеп алынды», – дип билгеләп үтте Андрей Ильмухин.
Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә стандарт утырту материалы үстерү, контроль-күзәтчелек һәм профилактика чаралары үткәрү, шулай ук урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек буенча йөкләмәләр бирде.
Моннан тыш, бүген Илгизәр Зарипов «Нурлат урманчылыгы» ДКУ һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге йомгаклары буенча да шундый ук киңәшмәдә катнашты. Җыелыш Нурлат шәһәре хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Дамир Ишкинеев катнашты.
Ирешелгән нәтиҗәләр турында җитәкче-урманчы Рөстәм Галиев сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында гомуми озынлыгы 118 км булган яңа янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу, 25,4 км озынлыктагы янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү эшләре башкарылган.
«Урманны карау һәм санитар кисүләр 299 гектар мәйданда башкарылды, бу планның 100% өлешен тәшкил итә», – дип өстәде Рөстәм Галиев.
Министрның беренче урынбасары учреждениеләрнең 2025 елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
«Икенче кварталда тырышлыкны урман культуралары эшләрен башкаруга һәм урманнарны янгыннан саклауга юнәлтергә кирәк», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.