Оренбургта Идел буе федераль округында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләрнең йомгаклары буенча фикер алыштылар

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Оренбург шәһәрендә «Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне үтәүнең нәтиҗәлелеге: 2025 ел йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар» темасына киңәшмә узды.

Пленар утырыш эшендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Эдуард Леонтьев, Идел буе федераль округы төбәкләренең профильле ведомстволары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Идел буе федераль округында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча 2025 елда башкарылган эшләрнең йомгаклары, саклык урманнарын үрчетү, урман корылышы, урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, пилотсыз авиация системаларыннан файдалану, тармак өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре һ.б. тикшерелде.

Чарада докладлар белән Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Эдуард Леонтьев, Рослесхозның Урманнарны яңадан җитештерү һәм яклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина, Рослесхозның Урманнарны янгыннан саклау идарәсе башлыгы Евгений Писаревский, «Россия урманны саклау үзәге» ФБУ директоры Виталий Акбердин, «Авиалесохрана» ФБУ башлыгының беренче урынбасары Кирилл Провин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. чыгыш ясадылар.

Равил Кузюров чыгышында «Россия Федерациясе Урман кодексының 29-1 һәм 77 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 2025 елның 29 декабрендәге 565-ФЗ номерлы федераль законны Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру перспективалары турында сөйләде.

Министр яңа закон республиканың урман тармагы өчен мөһим проблеманы – урман хуҗалыкларының өлгергән һәм картайган утыртмаларын кисеп бетерә алмавын хәл итә, дип ассызыклады.

«Файдалану өчен исәпләнгән урман бүлемтеге ел саен якынча 30-40% ка, өлгергән һәм картайган утыртмалар буенча 20-30% ка үзләштерелеп килде, – диде Равил Кузюров. – Яңа закон урманнарның санитар торышын яхшыртырга, янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрергә һәм урман культураларын утырту өчен кишәрлекләрне азат итәргә мөмкинлек биреп кенә калмыйча, икътисадый нәтиҗәне дә тәэмин итәчәк. Һәм иң мөһиме – без урман ресурсларыннан нәтиҗәле һәм өзлексез файдалануны тәэмин итә алачакбыз».

Министр хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта эшче төркем төзелгән, агач әзерләү рөхсәт ителә торган дәүләт учреждениеләре исемлеген формалаштыру һәм үзгәртү тәртибе, мондый учреждениеләргә таләпләр, әлеге таләпләргә туры килүне тикшерү тәртибе һәм контроль механизмнары проекты эшләнә. Министр бәяләвенчә, республика законны гамәлгә ашыруга тулысынча әзер – кирәкле махсуслаштырылган техника, җайланмалар һәм профессиональ кадрлар бар.

Чара программасына «Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары урманнарын янгыннан саклауның нәтиҗәлелеген арттыру», «Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасында дәүләт хакимияте органнары эшенең нәтиҗәлелеге һәм 2026 елга бурычлар» темаларына түгәрәк өстәлләр, шулай ук «Рослесинфорг» ФДБУ 2026 елда Идел буе федераль округы территориясендә урман кору эшләрен планлаштыру буенча киңәшмәсе кертелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International