«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре 2025 елда башкарылган урман торгызу эшләренә кагылышлы документларны камераль эшкәртүгә керештеләр. Гомуми мәйданы 1343,5 га булган кишәрлекләр тикшерелергә тиеш.
Эшнең камераль этабы барлык үзгәрешләр һәм килештерүләр белән урман торгызу проектларының, техник кабул итү актларының, кулланылган утырту материалы турындагы белешмәләрнең тулылыгын һәм дөреслеген тикшерүне үз эченә ала.
Алынган мәгълүматлар 2026 елның вегетация чорында узачак натураль тикшеренүләр өчен нигез булачак. Эшләрдә Татарстан белгечләре генә түгел, Мари Эл, Мордовия һәм Чуашия республикаларының урманны саклау үзәкләре белгечләре дә катнашачак. Барлыгы 551 кишәрлекне тикшерү планлаштырыла.