Казанда «Золотая черепаха» кыргый табигать фотографияләре халыкара фестивале ачылды

2026 елның 13 марты, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Президент табигать фонды ярдәмендә «Золотая черепаха» халыкара фестивале старт алды.

Фестиваль Россиядә кыргый табигать фотографиясе өлкәсендә масштаблы мәдәни һәм экологик-агарту проекты булып тора. 20 ел эчендә беренче тапкыр ул Татарстан башкаласына килде.

Экспозициядә кыргый табигать фотографияләре конкурсы финалистларының 120дән артык фотоэшләре, шул исәптән «Заповедная Россия» махсус коллекциясе һәм «Мәскәү кыргый табигате» номинациясе фотолары тәкъдим ителгән.

Фестиваль 26 апрельгә кадәр эшләячәк. Программада лекторийлар, кино күрсәтүләр, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар планлаштырылган.

Белешмә өчен. Халыкара кыргый табигать фестивале 20 ел эшләү дәверендә бөтен континентларны һәм дөньяның 158 илен берләштерде. Конкурска 46 мең катнашучыдан 220 мең эш кергән. Халыкара фотоконкурсның XX сезоны җиңүчеләре Мәскәү шәһәрендә 2026 елның октябрендә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International