Министр урынбасары Рәис Гомәров Лаеш һәм Питрәч муниципаль районнарында булды

2026 елның 13 марты, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Лаеш һәм Питрәч муниципаль районнарында булды.

Лаеш районында ул 2025 елда «Лаеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Лаеш шәһәре хакимият бинасында узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гарифуллин катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Валерий Изибеков чыгыш ясады. Ул сөйләп узганча, хәзерге вакытта Лаеш урманчылыгы урман фондының гомуми мәйданы 34,1 мең га тәшкил итә, шул исәптән урман белән капланганы – 32,6 мең га. 3 кишәрлек урманчылыгы бар – Лаеш, Питрәч һәм Янтык.

Аның сүзләренә караганда, узган ел «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 22,5 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, 215 килограмм төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары әзерләнгән һәм 553,2 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

Урманнарны яклау максатларында 50,6 гектар мәйданда урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылган, шулай ук 22,8 гектарда ликвид булмаган агач җыеп алынган.

«Янгын куркынычы сезоны дәвамында 19 янгын очрагы теркәлде. Алар барысы да оператив рәвештә юк ителде, урман янгыннарына юл куелмады, – дип хәбәр итте Валерий Изибеков. – Хәзерге вакытта 2026 елның янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек бара».

Шулай ук товар продукциясе җитештерү һәм агач ташу нәтиҗәләре турында урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Кыямов сөйләде.

Рәис Гомәров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләренә 2025 елдагы нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Кар капламы эреп бетү белән урман янәшәсендәге кишәрлекләрне коры үләннән чистарту яки урманны янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аеру кирәклеге турында халык арасында аңлату эшләрен көчәйтүегезне сорыйм», – диде ул.

Чара азагында тармакның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

Питрәч районында Рәис Гомәров урман культуралары кампаниясенә һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Питрәч администрациясе бинасында узган утырыш эшендә муниципаль район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты.

Катнашучылар «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, урман торгызу эшләрен, янгынга каршы чаралар һәм урман-янгын пропагандасын алып бару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International