«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгында кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру турында» темасына матбугат конференциясе узды

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгында кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру турында» темасына матбугат конференциясе узды. Башкарылган эшләр турында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев сөйләде.

Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тармакның кадрлар потенциалын формалаштыруга һәм камилләштерүгә аерым игътибар бирә. Кадрлар сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре булып мәгариф оешмаларында белгечләрне яңадан һөнәри әзерләү, квалификацияләрен күтәрү, аларның белемнәрен һәм күнекмәләрен ачу өчен шартлар тудыру һәм һөнәри үсешкә ярдәм итү тора.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының урман тармагында 2311 кеше эшли. Белгечләрнең уртача яше – 43 яшь.

Гендер бүленешенә килгәндә: ирләр – 1632 (71%), хатын-кызлар – 679 (29%). Хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәсенә карата: югары белемле 673 кеше (29%), шулардан профильле – 332 кеше. Урта махсус белемле – 1153 кеше (50%), шулардан профильле белемле – 643 кеше.

Урман тармагы белгечләре стажы өлешендә: 1057 кеше урман хуҗалыгында 5 елга кадәр (46%), 494 кеше 10 елга кадәр (21%), 242 кеше 15 елга кадәр (10%) һәм 518 кеше 15 елдан артык (23%) эшли.

2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы урман хуҗалыгында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 55,5 мең сум тәшкил итә. Агымдагы елда тармакта уртача хезмәт хакының үсеше уртача 10%  дәрәҗәсендә көтелә.

«Кадрлар сәясәтенең өстәмә юнәлеше – Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, – диде Илгизәр Зарипов. – Мондый берләшмәләр үсеп килүче буынга экологик белем бирүнең, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүнең, укучыларда табигатьтән дөрес файдалану күнекмәләрен формалаштыруның, шулай ук аларның урманчылык эшчәнлеге өлкәсендә һөнәри белем, тәҗрибә алуының нәтиҗәле формаларының берсе булып тора».

2026 ел башыннан Чаллы, Чистай шәһәрләрендә, Балтач, Зәй һәм Чирмешән районнарында 14 яңа мәктәп урманчылыгы булдырылган. Шулай итеп, бүгенге көндә Татарстанда 191 мәктәп урманчылыгы эшли, аларда 2,5 меңнән артык укучы шөгыльләнә. Аларның эшчәнлеге ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан координацияләнә. Мәктәп урманчылыклары саны буенча Татарстан Россиядә беренче урында тора.

Аларның уртача яше – 14 яшь. Һәр мәктәп урманчылыгының ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмадан җитәкче-педагогы һәм кураторы бар, алар укучылар өчен төрле дәресләр, лекцияләр, презентацияләр, мастер-класслар, конкурслар, викториналар үткәрә.

Шулай ук югары уку йортларын һәм махсус урта уку йортларын тәмамлаучыларны урман хуҗалыгына җәлеп итүгә юнәлдерелгән башка чаралар да тормышка ашырыла: студентлар өчен «Урманчылык» ТР ДКУ һәм «Урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белән таныштыру экскурсияләрен үткәрү; җитештерү һәм диплом алды практикаларын оештыру; урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан студентлар өчен лекцияләр һәм практик дәресләр оештыру; «Урманчылык» ТР ДКУ, «Урман хуҗалыгы» ТР ДБУ арасында максатчан килешүләр төзү һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлап, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ тәмамлап, эшкә урнаштыру.

«Тагын бер мөһим чара – яшь белгечләргә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру. 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр күләме арттырылды, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар хәзер элеккеге 150 мең урынына 300 мең сум ала, ә югары уку йортларын тәмамлаучылар 300 мең урынына 500 мең сум алырга мөмкин».

Аның сүзләренә караганда, ярдәм алуга урман профилендәге уку йортларын тәмамлаган 35 яшькә кадәрге белгечләр дәгъва итә ала. Төп таләп – килешү төзелгәннән соң кимендә өч ел эшләү бурычы белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә эшкә урнашу.

Узган ел 8 яшь белгеч Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы хезмәткәрләре сафын тулыландырган. 2020 елдан бирле бу программа буенча барлыгы 39 кеше ярдәм алган.

Рим Фәхразыев «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә белгечләр әзерләүнең 1921 елдан бирле алып барылуы турында сөйләде. Бу вакыт эчендә 10 мең белгеч чыгарылган.

Хәзерге вакытта көллияттә түбәндәге юнәлешләр буенча әзерлек алып барыла: «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» һәм «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе». Белгечлек буенча белем алудан тыш, көллият студентлары өстәмә һөнәрләрне дә үзләштерәләр, алар арасында – урманчы, яшел төзелеш хезмәткәре, агач аударучы, тракторчы, чыбыктан сәнгатьле әйберләр әзерләүче, касса хезмәткәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International