«Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Ачык ишекләр көне узды. Чарага Татарстан Республикасының төрле районнарыннан мәктәп укучылары, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр һәм булачак абитуриентларның ата-аналары килде.
Кунаклар белем бирү программалары, көллиятнең матди-техник базасы белән танышты һәм эшкә урнашу перспективалары турында белделәр. Укытучылар уку-укыту аудиторияләре һәм лабораторияләре буйлап тәфсилле экскурсияләр үткәрделәр, белем бирү процессында кулланыла торган заманча җиһазларны һәм технологияләрне күрсәттеләр. Мәктәп укучыларында ландшафт дизайны остаханәсе аеруча кызыксыну уятты.
Белешмә өчен. «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждение. Көллияттә белгечләр әзерләү 1921 елдан алып барыла. Бу вакыт эчендә 10 мең белгеч чыгарылган.
Хәзерге вакытта көллияттә түбәндәге юнәлешләр буенча әзерлек алып барыла: «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» һәм «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе». Белгечлек буенча белем алудан тыш, көллият студентлары өстәмә һөнәрләрне дә үзләштерәләр, алар арасында – урманчы, яшел төзелеш хезмәткәре, агач аударучы, тракторчы, чыбыктан сәнгатьле әйберләр әзерләүче, касса хезмәткәре.