Урман тармагы белгечләре республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара урманнар көненә багышланган чаралар үткәрә

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

2026 елның 21 мартында дөньяда Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан урман тармагы белгечләре  республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара урманнар көненә багышланган чаралар үткәрә.

Әйтик, «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ урманнан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск муниципаль районының «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде. Аның кысаларында ул укучыларга урманнарның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, урман профиле һөнәрләре турында сөйләде.

«Кәләй урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре Әлмәт районының Урман-Кәләй урта мәктәбенең «Урман чишмәсе» мәктәп урманчылыгы әгъзалары өчен «Урман белгечләре» викторинасын оештырдылар. Уен барышында балалар агач һәм куак токымнарына, урманнарда тереклек итүче хайваннар һәм кошлар төрләренә, шулай ук урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International