Россиядә «Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе башланып китте. Аның максаты – коры үләнгә ут төртү һәм сүндерелмәгән учаклар аркасында янгыннар чыгу ихтималын киметү.
Кампания барышында гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирү көчәйтеләчәк.
Кампания инде тугызынчы ел рәттән уза һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә. Ул РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Авиалесохрана» ФБУ ярдәмендә уздырыла.