Урман-Кәләй урта гомуми белем бирү мәктәбе мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр районның «Без әлеге хәтергә тугрылыклыбыз...» хәрби-патриотик җыр фестивалендә өченче урынны алганнар. Чара Әлмәт шәһәрендә «Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәге» МБУ базасында узып, Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган.
Фестивальдә Әлмәт муниципаль районының күпсанлы яшь талантлары катнашкан. Конкурс программасы Ватан тарихы белән мавыгучы һәм Ватанга мәхәббәтләрен җыр аша белдерүче балаларны берләштергән.
Котлыйбыз!