Бүген Зеленодольск шәһәрендә «Зеленодольск урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Зеленодольск муниципаль районы советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Наил Абдуллин чыгыш ясады. Ул узган ел урманчылык территориясендә 19 гектарда – урман торгызу, 153 гектарда –урман культураларын агротехник карау, 48,5 гектарда – урман культураларын тулыландыру, база урман питомнигында 0,6 гектарда орлык чәчү эшләренең башкарылуы турында сөйләде.
Урманнарны яклау максатында 73 гектар мәйданда урман патологиясе тикшерелгән, 50 гектарда ликвид булмаган агач җыеп алынган. «Шулай ук 85 авария хәлендәге агач юк ителде», – дип хәбәр итте Наил Абдуллин.
Моннан тыш, эшчәнлек нәтиҗәләре турында урман хуҗалыгы директоры Илмир Шаһивәлиев һәм урман хуҗалыгы директоры урынбасары, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Эмилия Русакова сөйләде.
Утырышка йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычы сезонына һәм урман культуралары кампаниясенә әзерлек белән бәйле берничә йөкләмә бирде. Ул шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында халык белән профилактик эшне көчәйтүнең мөһимлеген дә ассызыклады.