Татарстанда урман янгыннарын сүндерү станцияләренең 2026 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлеге тикшерелә

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урман янгыннарын сүндерү станцияләренең 2026 елда башланачак урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлеге тикшерелә. Комиссия составында Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты хезмәткәрләре – урманнарны саклауны контрольдә тоту һәм анализлау бүлеге башлыгы Валерий Захаров һәм әйдәп баручы белгеч-эксперт Анастасия Клюкина бар.

Белгечләр республиканың Зеленодольск, Арча, Ары урман хуҗалыкларының урман янгыннары станцияләрендә, шулай ук «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ булдылар.

Тикшерүләр барышында урман янгыннарын сүндерү станцияләренең техника, җайланмалар һәм урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча башка чаралар белән комплектлануына, биналар һәм корылмаларның торышына, шәхси составны әзерләүгә һәм станция эшен регламентлаучы техник документлар булуына игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International