Бүген Казанда Казан дәүләт аграр университеты базасында Халыкара урманнар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Чара кысаларында Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Урман: үткәне һәм хәзергесе» күргәзмәсе оештырылды. Экспозициядә Зеленодольск, Кызыл Йолдыз, Минзәлә урманчылыклары, Саба урман хуҗалыгы, Лубян урман-техник көллияте, Урман-янгын үзәге, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге, «Навык Лаб» мәктәп укучыларының башлангыч һөнәри юнәлеш бирү укытучылары клубы һәм Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре катнашты, урман хуҗалыгын үстерү тарихы, әлеге өлкәдә заманча эш алымнары һәм инновацион фәнни тикшеренүләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Чарада катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сәламләде.
«Халыкара урманнар көне БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2012 елда гамәлгә куелды. Быел бәйрәмнең темасы – «Урман һәм икътисад», – диде Равил Кузюров. – Урманнар – Россия икътисадын үстерү өчен мөһим ресурс. Алар сәнәгать өчен чимал чыганагы гына түгел, азык ресурслары, дару үсемлекләре чыганагы да булып тора, авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруга ярдәм итә, эш урыннары белән тәэмин итә, биологик төрлелеккә ярдәм итә һәм миллионлаган кешенең тормыш сыйфатын яхшырта».
Рифкать Миңнеханов фән һәм урман хуҗалыгы арасындагы хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады. «Бүген фәнни казанышлар урман хуҗалыгын тотрыклы үстерүдә төп роль уйный. Татарстанда климатны тикшерүдән алып шуышуга каршы чараларны комплекслы бәяләүгә кадәр күп кенә перспектив проектлар гамәлгә ашырыла. Безнең галимнәр урман экосистемаларын актив өйрәнәләр, бу урман белән идарә итү практикасына инновацион алымнар кертергә мөмкинлек бирә», – диде ул.
Соңыннан «Урман һәм икътисад: Татарстан Республикасында урман хуҗалыгын алып бару» темасына доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында урманнар 1 млн. 609 мең га мәйданны били. Урман фондының үзенчәлеге – мөһим экологик функцияләрне үтәүче яфраклы токымнарның (имән, юкә, каен, усак) өстенлеге һәм саклагыч урманнарның югары проценты – 90% чамасы.
«Бу урманнан масштаблы кисүләргә нигезләнгән экстенсив модель биредә кулланылмый дигән сүз, – дип ассызыклады Рәис Гомәров. – Урман комплексы белән идарә итү структурасы Министрлык һәм аның карамагындагы 64 учреждениедән тора. Алар арасында 31 урманчылык, 31 урман хуҗалыгы, Лубян урман-техник көллияте һәм Урман-янгын үзәге бар».
Урман хуҗалыклары урманнарны торгызу, аларның сыйфатын һәм токым составын яхшырту, икътисадның һәм халыкның агач һәм агач булмаган продукциягә ихтыяҗын тәэмин итә торган чимал базасы буларак аларның продуктивлыгын арттыру өчен оештырылган. Бүгенге көндә нәкъ менә урман хуҗалыклары урман фонды территориясендәге урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу чараларының төп өлешен башкара.
Татарстан моделенең икътисад күзлегеннән чыгып караганда үзенчәлеге иң беренче чиратта инновацион алымнарда: урман кишәрлекләрен арендалаучылар урман хуҗалыгын алып бару бурычын үз өсләренә алган дәүләт-хосусый партнерлыкта, урманнан файдалануның урманнарның продуктивлыгын карау исәбенә арттыруга юнәлдерелгән интенсив моделендә, арендаторлар өчен «яшел стандартларда» һәм өзлексез урман кору системасында. Татарстанда урман төзекләндерү материалларының күптәнге вакыты ун елдан кимрәк.
Шулай ук нотыклар белән авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин, Идел буе дәүләт технология университетының финанслар, икътисад һәм җитештерүне оештыру кафедрасы мөдире Людмила Смоленникова, Казан (Идел буе) федераль университетының Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Мария Кожевникова, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы җитәкчесе урынбасары Харис Мусин, Саба муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсенең методик эшендә җитәкче урынбасары Гөлназ Капитонова һәм «Ротарий клуб» хәйрия акцияләрен оештыру әгъзасы Марат Бикмуллиннар чыгыш ясады.
Экспертлар үз чыгышларында сабакчалы имән үстерү технологияләре, урман белән икътисадның үзара бәйләнеше, мәктәп урманчылыкларының үсеше һәм волонтерлык хәрәкәтенең әһәмияте турындагы мәсьәләләрне яктырттылар.