Бүген Байлар Сабасы штп. (Саба районы) өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар һәм өстәл теннисы буенча XXIV Ачык шәхси-команда республика ярышлары ачылды. Ярышларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты киңәшчесе, Россия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы әгъзасы Игорь Левитин һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов старт бирде. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
19-22 мартта уза торган турнир РФ Спорт министрлыгының рәсми календарь планына кертелгән. Ярышлар ел саен уздырыла. 2024 елдан башлап халыкара статусын алдылар.
Рөстәм Миңнеханов ярышларда катнашучыларны сәламләде. «Быел турнирда алты ил, Россиянең 14 төбәге, Татарстанның 40 районы һәм шәһәре катнашты. Ярышларда барлыгы 262 иң көчле спортчы катнаша. Бик җитди турнир. Федераль коллегаларыбызга аерым рәхмәт. Без спорт инфраструктурасын системалы рәвештә үстерәбез. Барлык катнашучыларга да көчле җиңүләр, лаеклы һәм гадел көрәш телибез», – диде республика Рәисе.
Игорь Левитин билгеләп үткәнчә, Саба районында өстәл теннисы буенча ярышлар традициягә әйләнде һәм менә 24 ел инде бирегә төрле илләрдән иң яхшы спортчылар җыела. Ул чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.
Татарстанда өстәл теннисы – динамикалы рәвештә үсә торган спорт төрләренең берсе. Республикада аның белән 15 меңнән артык кеше, ә спорт мәктәпләрендә 2 меңгә якын яшь кеше шөгыльләнә. Узган ел республикада өстәл теннисы буенча берьюлы 5 махсуслаштырылган спорт үзәге ачылган.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Каеф» («Настроение») яшьләр үзәгендә һәм «Оста» («Умелый») балалар иҗаты үзәгендә булды. «Каеф» яңа пространствосы балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади үзбилгеләнүе өчен юнәлдерелгән. Биредә уен зонасы, скейт һәм эйр-парклар, скалодром, хореография залы һәм компьютер зонасы каралган.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин Саба районына визитлары барышында РСФСР һәм ТАССР Атказанган урманчысы, «Мактау билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов каберенә һәм һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды