Бүген Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә Өстәл теннисы буенча халыкара ярышларга йомгак ясалды.
Ябу тантанасында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар 19-22 март көннәрендә узды. Ярышларда алты илдән 120 дән артык спортчы катнашты.
Төп турнир белән беррәттән 2011 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында өстәл теннисы буенча XXIV Ачык шәхси-команда республика ярышлары да узды.